Учебно-воспитательная работа

Воспитательная работа

 

Учебная работа
Воспитательная работа

 

 

 

Воспитательная работа

в школе ведется согласно учебно - воспитательному плану, плану РОО и детских учреждений района и охватывает все направления воспитательной работы, которая направлена на воспитания всесторонне развитой личности подготовке воспитанников к самостоятельной жизни.  Я - заместитель директора по ВР,  Нигматуллина Гаиша Набиулловна, постараюсь провести анализ проделанной работе  в хронологическом порядке:  

     Учебный год начинается со Дня Знания - 1 сентября. В этот день в школе проводиться торжественная линейка. Принимаем новых учеников: первоклассников и из Малоатрясской начальной школы в 5 ый класс.

 

   Осенью помогаем сельхоз кооперативам, в конце октября в школе проводится большой праздник - День Урожая.

 

 

    Каждый год  осенью и весной проводятся торжественные встречи с призывниками отправляющимися служить в Российскую Армию 

 

 

 Новый год - любимый праздник всех ребят. Праздник проводится в 2 смены. Приглашаются родители, общественность. Ученики поздравляют всех с Новым Годом, поют, танцуют, веселятся, получают много подарков.

 

 

 Ученики в Тетюшском музее. Участвовали в конкурсе 1000 летие Казани. Награждены Грамотой " За активное участие"

 

 

    Файзуллин Фаниль - певец, гордость нашей школы. Участвовал во всех внеклассных и внешкольных мероприятиях школы и района. Лауреат XI всетатарского фестиваля " Сандугач керде күңелгә". Получил II Премию по Республике.

 

 

 

 Вафина Фарида - танцовщица. Ученица 10 класса, участвует во всех   внеклассных и внешкольных мероприятиях школы и района. Заняла 2 место в районном конкурсе " Созвездие". Награждена дипломом ТМФ.

 

 

 

 Файзуллина Гузель со своим братом Фаниль - музыкальная семья. Оба хорошо поют, а Гузель еще и танцует - участница районного конкурса " Сылубикә".

 

 

 " День птицы". Готовятся ребята к прилету птиц.

 

 

" Нәүрүз" - татарский национальный праздник. В школе этот праздник отмечается по особому.

 

 

 100 летний юбилей М. Джалиля и 120 летний юбилей Г. Тукая - большие праздники нашей школы. Каждый  класс активно участвовал в этих юбилеях.

 

 

 Проводим субботники.  Учащиеся активно, с желанием участвуют в нем.

 

 

Наша дружина носит имя местного воина - интернационалиста Миннегалиева Гумера, погибщего во время выполнения священного долга. Каждый год в день рождения и в день смерти проводится митинги.

 

  Постоянно дети посещают ветеранов войны, помогают им.

Встреча в семье Гимрановых.

 

 Ученики - частые гости у ветерана Войны и труда Мусина Кариба.

 

 

 61 годовщина Победы в Великой Отечественной войне. Фрагмент сценария подготовленного в честь праздника Великой Победы ( 7 класс). Каждый класс готовиться к этому празднику.

 

 

 На кружках " Краеведение" ученики шефствуют над родниками.

 

 

 

 

 В Музее школы. Музей школы работает с 1991 года.

 

 

 

 

    Проводятся экскурсии, наш музей посещают учащиеся из Монастырска и Алабердино.

 

 

 

 

 

  В кладбище "Святых".

 

 

 Принятие учащихся в наследники.

 

 

 

  Спортивная работа начинается с уборки спортивной площадки.

 

 

  Регулярно наша команда участвует в районных соревнованиях - играх  "Зарница". Директор школы Садиров Гумер Закиевич и старший повар - учительница нашей школы Якупова Рузалия с учащимися в г .Тетюшах ждут возвращения  команды на обед.

 

Последний звонок, учащиеся 11 класса прощаются со школой.

 

 

 

Зур Әтрәч гомуми урта белем бирү мәктәбенең

 2008/ 2009 уку елына

 тәрбия эшләре буенча отчеты.

 

 Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары       Нигматуллина Г. Н.

 

 

Зур Әтрәч авылы.

Июнь 2009 ел.

 

 

Зур Әтрәч гомуми урта белем бирү мәктәбе:

 “Мәктәпләрдә яңартып кору чорында укучыларның шәһесенә якын килеп тормышка әзерләү”

проблемасы өстендә эшли

 

  Шушы проблемага нигезләнеп укучыларга белем һәм тәрбия бирәбез. Яңа, 2008/2009 уку елы белем бәйрәме белән башланып китте, 1 класска 3 укучы кабул иттек. “Белем бәйрәме”ндә  укучыларны, 1 класс укучыларын, укытучыларны, кунакларны котлап Нигматуллина Г. Н. җитәкчелегендә зур Бәйрәм үтте. Бәйрәмдә районнан җитәкче, агрофирма җитәкчеләре, җирле авыл советы рәисләре, әти- әниләр катнаша. Җәйге каникул чорында эшләүче укучыларга бүләкләр тапшыралар, шулай ук 1 класс укучыларына да  бүләкләр тапшырыла. Мәктәп директоры Садиров Г.З. җәйге каникул чорында эшләнгән эшләргә анализ ясап яңа уку елында укучыларга уңышлар теләп, хәер фатихасын бирә.

   1 сентябрьдә 1 дәрес “Тыныч булсын дөньялар” дигән дәрес белән башланып китә. Укучылар 100% дәреслекләр белән тәэмин ителәләр. Мәктәптә ныклы белем һәм яхшы тәрбия алу өчен бөтен шартлар да тудырылган. Класслар җылы, якты, укучылар кайнар аш белән тәэмин ителгән.Укучылар җәе буе кышка җитәрлек яшелчәләр: кишер, суган, кызыл чөгендер, кыяр, помидор, кәбестә һәм башка яшелчәләр үстерәләр. Хайбуллин И.Р. җитәкчелегендә көзеннән орлыклар әзерләп калдыралар, рассадалар үстерәләр. Хайбуллин И.Р. һәм Якупова Р.М. җитәкчелегендә җирне әзерләп утырталар. Укытучылар ярдәме белән карап үстерәләр. Сентябрь  аенда укучыларыбыз “Нур” агрофирмасына чөгендер алуда булыштылар, хезмәт хакларын алгач канәгать булдылар.

     Мәктәптә тәрбия бирү эшләре план буенча үткәрелә. Һәр көн иртән Миннуллин Ф.В. җитәкчелегендә иртәнге гимнастика үткәрелде. Һәр атнаның дүшәмбе көнендә мәктәп күләмендә линейка үткәрелде. Линейкада дежурлыкны тапшыру, яңалыклар белән таныштыру,төрле тәрбияви чаралар булды. Планда каралган бәйрәмнәр, юбилей даталар билгеләп үтелде. Төрледән- төрле викториналар, аракыга, тәмәкегә, наркоманиягә, терроризмга, пожарга, төрле тәртипсезлекләргә  каршы көрәш чаралары, әңгәмәләр үткәрелде. Бу тәрбияви чараларда яшь үзенчәлекләре исәпкә алынды. Укучылар үзләренең мөстәкыйльлекләрен, фәннәрне белүләрен, логик фикерләүләрен, зирәк зиһенле булуларын, үзләре язган шигырьләрне (Гыймадиева Гөлгенә, Миннуллина Инзилә, Миннуллин Инсаф, Нигматуллина Гүзәл) матур итеп сөйләүләре, моңлы җырлары белән Вәлиева Раилә, Вәлиева Гүзәл, Вәлиев Рәсил, Рахматуллина Гөлия, Файзуллина Гүзәл, 3 класс укучылары, Якупов Нияз шаландырдылар. Оста биючеләребез: Бариева Алинә, “Әтрәч сылулары” (җитәкчеләре Нигматуллина Илсөяр Фаилевнв) ансамбле кызлары, Гайнуллина Фәнзилә, Гайнетдинова Регина. Мәктәптә үткәрелгән чараларда һәм районда үткәрелгән  конкурс һәм фестивальләрдә актив катнашалар.    

Октябрь аенда мәктәптә “Йолдызлык-2009” фестивале үткәрелде. Районнан килеп карадылар һәм зона ярышына,Байрашка үтүчеләрне билгеләделәр. Болар: Бариева А.Р.(бию), Вәлиева Г.И.(җыр),Вәлиева Р.Р.(җыр), Миннуллин И.Ф.(конферанс), НигматуллинаГ.Х. (конферанс), Рахматуллина Г.Ф. (җыр), Файзуллина Г.З.(җыр). Ә Байраштан  Тәтешкә Валиева Р.Р (җыр), Миннуллин И.Ф.(конферанс), Нигматуллина Г.Х. (конферанс), Файзуллина Г.З.(җыр). (җитәкчеләре Нигматуллина Г.Н.) Нигматуллина Г.Х. 3 урынны алып гала концертка калып Буага узды. Буада 1 турда җиңүче булды. Грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

 “Дулкыннар” конкурсына Апаска Нигматуллина Г.Х.(конферанс), ФайзуллинаГ.З.(җыр) (җитәкчеләре Нигматуллина Г. Н.) белән уздылар. Казанга Нигматуллина Г.Х. узды. Казанда Ф.Яруллинга багышлап үзе язган  шигырен укып, сертификат, истәлекле бүләк алды.

Республика фәнни – тикшеренү конференциядә 2 укучыбыз Вәлиева Г.И. (җитәкчесе Якупова Р.М.) һәм Нигматуллина Г.Х.( җитәкчесе Нигматуллина Г. Н.) катнаштылар. Нигматуллина Г.Х. районда 1 уынны алды. Грамота белән бүләкләнде. Вәлиева Г.И. актив катнашкан өчен грамота белән бүләкләнде.

“Отечество 2008”, Совет  гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 20 ел уңаеннан үткәрелгән Республика конкурсында Нигматуллина Г.Х. (җитәкчесе Нигматуллина Г.Н.) 3 урынны яулады.

Миннуллина И.Ф. (җитәкчесе Миннуллина Ф.Ф)  үзенең гаиләсе турында язып “Ялкын” журналы редакциясеннән рәхмәт хаты һәм 6 айга “Ялкын” га подписка һәм грамота белән бүләкләнде.

Күп кенә укучыларыбыз: Гафиятуллин Р.Ф., Гафиятуллин Ф.Ф. (рәсем), Гимадиева Г.Т., НигматуллинаГ.Х., (үзләре язган шигырьләр) Нигматуллина Г.Н. җитәкчелегендә “Марш парков” (Международная акция, объединяющая усилия экологов, общественности       в поддержку особо охраняемых природных территорий)  конкурсында катнашып мәктәбебез бу конкурста актив катнашканы өчен Р.Ф. Дипломына лаек булды. Ә Гыймадиева Г.Т. бу конкурста 2 урынны алып диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.

 

  Математикадан “Кенгуру-2009” (международная математическая конкурс-игра)  конкурсында 36 укучы катнашты. Район күләмендә исәпләгәндә 2 укучы 1 нче урынны (Гафиятуллин Р.Ф. (регионда 305 урын), Ибятова Г. И.

 ( регионда 126 нчы урын).

2   урынны районда : Хайбуллин И.И. (регионда 112 нче урын), Юнусова Ф. В. (регионда 122 урын) алдылар.

3 урынны районда: Миннуллина И.Ф.(регионда 504 нче урын), Вәлиева Г.И.(регионда146 нчы урын) алдылар.

 Россия оргкомитеты “Кенгуру” председателе, академик РАО М.И.Башмаков тарафыннан Зур Әтрәч урта мәктәбе Сертификат алды.

     Укучыларыбыз “Зирәк тиен – һәркем өчен тел белеме” республика  конкурсында да 35 укучы бик актив катнаштылар, сертификатлар алдылар. Иң югары бал 120 булса, Миннуллин И.Ф. 105 бал, Нигматуллина Г.Х. -98 бал, Юнусов Ф.В.-98 бал, Гладков Д. Н .-95 бал, Хайруллин Р.И. -95 бал, Гафиятуллин Ф.Ф.-89 бал, Гайнуллина Ф.Ф -88 бал, Вәлиева Г.И.-78 бал җыйганнар. Районда 114 укучы катнашса, безнең мәктәптән 35 укучы катнашты.   Ике конкурста да җиңүче , катнашучы  һәр бала сертификатлар алдылар.  

 Укытучылар арасында Бөтенроссия  “Код Свободы” конкурсында Нигматуллин Х.Г. катнашып  уңышлары өчен Грамота белән бүләкләнде. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы бар.

  Садиров Гумәр Зәки улының СССР халык мәгарифе министрлыгының һәм  СССР  прфсоюзлар үзәк  комитетының мактау грамотасы бар.

  Вәлиев Мөнир Бәдретдин улының Россия Федерациясе фән министрлыгының мактау грамотасы бар.

  Вәлиева Әлфия Шәфигулла кызының Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы бар

Күп кенә укытучыларның Район  мәгариф бүлегенең грамоталары бар.

 

   Физкультура  һәм спорт буенча мәктәбебез бик алда бара. Җитәкчесе Миннуллин Ф. В.  Барлык район ярышларында катнашып призлы урыннар алдылар: баскетбол - 1 урын, хоккей-3 урын, чаңгы -1урын, футбол -1 урын, теннис - 1 урын. Мәктәбебез “Спорт һәм физкультурада ирешкән уңышлары” өчен район мәгариф бүлегеннән мактау грамотасы белән бүләкләнде

  Мәктәп күләмендә нинди чаралар үткәрелүе аерым отчетта күрсәтелә.

1-4 класс укучылары –эзтабарлар, 5-8 класс укучылары  Татарстан варислары берлегенә керәләр. Алар белән эшне Нигматуллина Ф. Б. алып бара. 9-10 класс укучылары  Д.Р.Д. га керәләр. Алар белән эшне Нигматуллина Г. Н. алып бара. Д.Р.Д. ның җитәкчесе Хәмидуллина Р. И. Ул чиреккә 1 тапкыр Тәтешкә җыелышка барып, отчет биреп кайтты. Раилә Илсур кызы эшен җиренә җиткереп башкара, һәр эштә алдынгы, яхшы укый, оста оештыручы.

  Мәктәптә зур бәйрәмнәр: “Белем бәйрәме”, “Укытучылар бәйрәме”, “Өлкәннәр көне”, “Аналар бәйрәме”, “Көзге бал”, “Яңа ел бәйрәме”, “Гаилә бәйрәме”,  “Әлифба бәйрәме”,“Аҗаган”, “ 8 нче март”,”Тукай көне”,

 “ Балаларны яклау көне”, “Спорт ярышлары”, “Бердәмлек, дуслык бәйрәме”, “9 нчы май”, Язучыларның һәм галимнәрнең, укытучыларның  юбилей  даталары”,“Соңгы кыңгырау” бәйрәмнәре һәм башкалар матур һәм күңелле үтә, әти- әниләр, җәмәгатьчелек белән берлектә.

2008 нче ел –“Гаилә елы булса”, 2009 ел –“Сәламәтлек, спорт, яшьләр елы”. Һәр класста боларга карата стендлар төзелде һәм укучылар белән зур эш алып барыла. Һәр классның класс җитәкчеләре үз эшләрен җиренә җиткереп  башкаралар.

  Фирдания һәм Фәяз Миннуллиннар гаиләсе китап уку буенча районда 1 нче урынны алдылар. Аларга рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Районда “Бөтен гаилә белән китап укыйбыз” дигән бәйрәмдә катнаштылар.

Директорыбыз Садиров Г.З. һәрдаим укучылар алдында чыгыш ясый .Укучыларны  тәртипкә, сәламәт булырга, яхшы укырга, халкыбызның гореф–гадәтләренә таянып эш итәргә кирәклеген, җәмәгать урыннарында тәртипле булырга, җәмгыятьтә үз урыныңны таба белергә кирәклеге турында сөйли. “Су – тереклек ул”- дигән кичә үткәрде. Укучыларга бик ошады.

Хайруллин И. К. хәрби –патриотик тәрбия бирүдә зур өлеш кертә.”Хәтер көне”, Ленинград блокадасы өзелү көне, Волгоград шәһәрен азат итү көне, Конституция, бердәмлек, дуслык көннәренә багышлап укучылар алдында чыгыш ясады.

  Мәктәптә татар теле һәм әдәбиятыннан район укытучылары семинары булды. Гафиятуллина Г.Н. “Милли мәктәп компонентлары” дигән дәрес, ә Якупова Р.М. “Аналар бәйрәме” үткәрде. Район укытучылары безнең татар теле укытучыларының һәм дирекциянең эшләренә югары бәя биреп киттеләр. “Чын татар мәктәбе, мондый татар мохитле мәктәп районда да юк, балалар бик тәртипле, инсафлы, зирәк зиһенлеләр, инсафлылар..., бик матур чыгыш яадылар”, - дип искәрттеләр Тарханнан Фәтхуллина Гөлсем, Алабирдедән Миннегалиева Мөнирә, Келәштән Галимов Фәһимнәр.

  Кече Әтрәч һәм Зур Әтрәч мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр белән тыгыз элемтәдә торабыз. Бер –беребезгә ярдәмләшеп эшлибез, төрле тәрбияви чаралар үткәрәбез. Кече Әтрәч мәдәният йортында  “Өлкәннәр” көненә, “Аналар бәйрәменә”, “Отчет” җыелышына, “9 –Май” бәйрәменә Нигматуллина Г.Н. җитәкчелегендә концертлар күрсәттек. Зур рәхмәтләр алдык.

 Нигматуллина И.Ф. кызына бик рәхмәтлебез. Ул Зур Әтрәч мәдәният йортында укучыларга төрле биюләр, җырлар, матур итеп шигырьләр сөйләргә өйрәтә. Укучылар һәм әти - әниләр белән берлектә төрле тәрбияви чаралар, концерт, спектакльләр куялар. Бер бәйрәмне дә буш калдырмыйлар. Укучылар белән ике Әтрәчтән дә “Авыл көннәрендә” катнаштылар.

 

Кайсы класс җитәкчеләре мәктәп күләмендә класстагы укучылары белән нинди тәрбияви чаралар үткәргән соң?

Миннуллина Ф.Ф. гаилә елында “Ягез, әле, әниләр”, “Дәү әнием – сугыш чоры баласы”, “Татар халык киемнәре”, “Әлифба” бәйрәме Һ. б. үткәрде. Нигматуллина Ф. Б. “Нәүрүз” бәйрәме, “Яңа ел” кичәсе 1 смена. Теләсә нинди бәйрәмдә укучыларны баянда уйнап җырлата. 

Гафиятуллина Г.Н. “Республика символлары” дигән кичә, ачык дәрес үткәрде. Габдулла Тукай көнендә шагыйрьнең хикәяләренә инценировкалар.

Валиева Г.Ш. “корбан” бәйрәме, “9 –Май  Җиңү бәйрәме”.

Якупова Р.М.”Аналар бәйрәме”, Муса Җәлилне искә алу кичәсе, Фатих Кәримнең 100 еллыгына Алабирдедә “Тамчы шоу”да катнашып яхшы нәтиҗәләр белән кайттылар.Һөнәр сайлау буенча кичә.  Г. Тукай туган көнгә “Тамчы шоу”, “Соңгы кыңгырау бәйрәменә” әдәби –музыкаль  монтаж һ.б.

Нигматуллина Г.Н. “Ипи – ипекәй”, “Абдулла Алишка -100 яшь” Миннегалиев Г.М улын искә алу, “Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга -20 ел”.

Нафигина Н.Г. классы һәм башка класс укучылары белән “Бердәмлек, дуслык” бәйрәме үткәрде. Нурфия Гумәр кызы һәм Гумәр Зәки улы берлектә “Менделеевка 175 яшь” дигән рус теле һәм химиядән  интегрированный кичә үткәрделәр.  

  Үткәрелгән чаралар балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып,  укучыга тәрбия бирерлек итеп үткәрелде. Һәрдаим укучыларның сәламәтлекләре турын да кайгыртып торабыз. Иртәнге гимнастика, Дәресләрдә физ. - минуткалар үткәрәбез. Медсестра Минаева  М.Х. вакытында килеп прививкалар ясап, укучыларның сәламәтлеген  тикшереп тора.

 Укучыларыбыз сау – сәламәт, акыллылар, тәрбиялеләр. Мәктәптә, районда фестивальләрдә, төрле конкурсларда, спорт ярышларында актив катнаштылар, тәртип бозулар юк. 

 

 

 

Классные руководители работают со своими классами согласно составленному плану. Предлагаем к Вашему вниманию воспитательный план классного руководителя Нигматуллина Х.Г.

 

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТӘТЕШ РАЙОНЫ

ЗУР ӘТРӘЧ ТӨП МӘКТӘБЕ УКЫТУЧЫСЫ

Нигматуллин Хәбир Гәбсәләмовичның 

 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ

 БЕЛӘН ЭШЛӘҮ ПЛАНЫ.

 

  Төп максат-

шәхес тәрбияләү!

 

    Бу максаттан чыгып, класс җитәкчесе укучыларны даими күзәтеп, аларны төрле яклап өйрәнергә, кирәк чагында дөрес юнәлеш бирергә бурычлы.

 Укучыларның тәрбиялелек дәрәҗәсе критерияләре:

 

1. Гомуми һәм сәяси үсеше

2. Эстетик яктан үсеше

3. Мораль сыйфатлары

4. Белем алуга, хезмәткә һәм кешеләргә мөнәсәбәте

5. Җәмәгать эшендә катнашуы

6. Яраткан шөгыленең булуы һәм аның белән төпле кызыксынуы

7. Коллектив белән үзара мөнәсәбәте:

-        үзара ярдәмләшү

-        иптәшлек хисенең үсеше

8.  Сакчыллык сыйфатына ия булуы.

  

Укучыларның физик һәм акыл

үсешен күзәтү түбәндәге

юнәлешләр буенча алып барыла:

 

1.             Эшкә сәләтлелеге

2.             Укучылар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге

3.             Тырышлык һәм күп белергә омтылыш

4.             Хәтер һәм зиһенгә алу(һәтернең тизлеген, зиһенгә алу үзенчәлекләрен өйрәнү)

5.             Зиһенлелек һәм активлык

6.             Чыдамлылык һәм физик чыныгу

7.             Кәефе, сабырлыгы

8.             Үз-үзен нинди дәрәҗәдә тәртипле тотуы

9.             Ихтыяр көченең нинди дәрәҗәдә булуы

10.     Үз-үзен чыныктыруы, сәламәтлеге

11.     Хәрәкәтчәнлеге, тышкы күренеше, гәүдәне ничек тотуы

  

Класстагы һәр укучы өчен

көндәлек үтәлергә тиешле кагыйдәләр:

  

1.             Үзеңнең уңай һәм кимчелекле якларыңны өйрән.Үзеңдә тырышып уку күнекмәләре булдыруга аеруча игътибар ит.

2.             Һәрвакыт ярдәмчел бул. Якыннарыңның, туганнарың, әти -әниеңнең һәм иптәшләреңнең сәламәтлеге турында кайгырт.

3.             Үзеңнең тәртибең, башкарачак эшең турында уйла. Башлаган эшеңне ахынына кадәр җиткер.

4.             Үз-үзең белән идадә итәргә, үз фикереңне тыныч кына әйтергә өйрән. Кычкырма, кешеләрнең күңелен төшерерлек авыр сүз әйтмә.

5.             Җәмәгать интересларын үз интересларыңнан өстен куй.

6.             Ялкаулыкка, усаллыкка, гаделсезлеккә, әрәмтамаклыкка каршы көрәш.

7.             Көннең, айның, елның синең өчен файдалы үтүе турында кайгырт.

8.              Җәмгыять файдасына намуслы хезмәт ит.

 

 Атаклы галим Пифагорның

“Әхлак кагыйдәләре” дә әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия.

( Алар 1806 елда “ Любитель словесности” дигән журналда Петербургта басылган.)

 

Менә алар:

 

1.             Иртә белән үз-үзеңә - “ Мин нәрсә эшләргә тиеш?”, ә кичен “Мин нәрсә эшләдем?” дигән сорау бир.

2.             Үз – үзеңә тугрылыклы дус эзлә. Әгәр дә андый кеше тапсаң, сиңа алла да кирәкми.

3.             Үз –үзеңне тәэмин иткәндә генә үзеңне ирекле дип санарга була.

4.             Һәрчак аек акыллы бул.

5.             Мәхәббәт иң изге хис. Аның турында теләсә нәрсә сөйләп йөрмә.

6.             Дустыңа башкалар алдында кисәтү ясама.

7.             Әгәр үлгәч тә искә алсыннар дисәң, игелекле нәсел һәм эчтәлекле китап язып калдыр.

  

   Хәзергесе чорда да укучыларда шундый сыйфатлар булдыруга тырышу аеруча мөһим.

 

 Класс сәгатьләрендә “Әдәплелек” дәресләре үткәрелә.

 

Ул дәресләрнең төп максаты:

 

-укучыларда халкыбызның матур гореф гадәтләрен,

-буыннан – буынга күчеп килә торган гүзәл сыйфатларын тәрбияләүгә юнәлдерелә

 

Һәр дәрес 4 өлештән тора:

 

1.             Узган дәрестә өйрәнелгәннәрне искә төшерү – кабатлау, ул кагыйдәләрне үсмерләрнең өйдә, мәктәптә, башка урыннарда ничек үтәүләренә җәя бирү.

 

2.             Яңа әхлакый сыйфатларны аңлату, аларның эчтәлегенә төшендерү .

 

 

3.             Кагыйдәләрне үтәү, гадәткә кертү максатында әңгәмәләр, күнегүләр, бәхәсләр оештыру.

 

4.             Өйдә, җәмәгать урыннарында әдәплелек кагыйдәләрен үтәү һәм аларның эчтәлеген тагын да тирәнрәк өйрәнү максатында өйгәбиремнәр, эшләр тәкъдим итү.

Әдәплелек дәресләренең программасы

 

 

№ п/п

 

Дәреснең темасы.

 

Үткәрү вакыты

 

 

1.

 

 

 

Әдәплелек. Әти-әнигә, сабакташларга, укытучыга игътибарылык һәм хөрмәт хисе. Өлкәннәрне олылау, үзара ихтирамлылык.

 

1 нче атна

 

2.

 

 

 

Өйдә, мәктәптә, сыйныфта әдәплелеквазыйфалары. Аларны ничек үтәргә.

 

2 нче атна

 

3

 

Тугандашлык. Татулык, дустанәлек, бердәмлек; гаилә, мәктәп, сыйныфның йола – традицияләре.

 

 

3 нче атна

 

4.

 

Ватандарлык. Көндәлек аралашуда һәм җәмәгать урыннарында татулык, дустанә мөнәсәбәт.

 

 

4 нче атна

 

5

 

 

 

Җәмәгать урыннарында аралашу: гадилек,ягымлылык.

 

5 нче атна

 

6

 

 

Сер нәрсә ул? Сер саклый белү. Гайбәт, ялган сөйләүдән тыелу.

 

 

6нче атна

 

7

 

 

Күркәм гадәтләр: кешелеклелек. Киң күңеллелек, ихласлык.

 

 

7 нче атна

 

8

 

 

Тискәре гадәтләр: усаллык, эчкерлелек. Начар гадәтләрне булдырмау һәм алардан котылу алымнары.

 

 

8 нче атна

 

9

 

 

Кунак кабул итү һәм кунакка йөрү. Кунак булу һәм кунакчыллык төшенчәләре. Өстәл әзерләү.

 

 

9 нче атна

 

10.

 

 

Кинотеатрларда, ял урыннарында, кызыну урыннарында үз –үзеңне тоту.

 

 

 

10 нче атна

 

11.

 

 

Әйләнә - тирәне, табигый мөхитне саклау һәм үстерүдә безнең ярдәм.

 

 

11 нче атна

 

12.

 

 

Дәрестән тыш вакыт( телевизор карау, радио тыңлау, китаплар уку ). Азартлы уеннар. Аларның психикага тәэсире, аларны уйнаудан тыелу.

 

 

12 нче атна

 

13.

 

 

Тышкы кыяфәт: өс –баш киеме, чәч, тырнак үстерү, тире –тән гигиенасы һәм косметик  бизәнү үзенчәлекпәре һәм таләләре.

 

 

13 нче атна

 

14.

 

Сөйләшү әдәбе. Матур, дөрес сөйләм. Аңлатылмас һәм әдәпсез сөйләшүләрдән тыелу.

 

 

14 нче атна

 

15.

 

 

 

Гаилә кереме. Акчаны тотарга өйрәнү. Гаилә, җәмәгать эшләрендә катнашу. Саранлык нәрсә ул?

 

15 нче атна

 

16.

 

 

 

Вакыттан дөрес файдалану. Уку, ял итү, эш режимнары.

 

16нче атна

 

17.

 

 

 

Гаилә бәйрәмнәре. Аларны уздыру. Бүләк тапшыру һәм кабул итү.

 

17 нче атна

 

18.

 

 

 

Сәламәт тормыш һәм көнкүреш. Рухи һәм физик сәламәтлек.

 

18 нче атна

 

 

19.

 

 

 

Үлем – китем. Туганнар һһәм якыннарны югалтканда үз – үзеңне тоту. Кешеләрнең кайгысын уртаклашу. Матәм һәм җеназада катнашу.

 

 

19 нче атна

 

 

20.

 

 

 

 

Зират әдәбе. Зиратта булу тәртибе. Каберләрне, зиратлардагы һәйкәл, чардуган һәм ташларны карап, төзек тоту.

 

20 нче атна

 

21.

 

 

 

Намуслык, инсафллык. Аларны үзеңдә булдыру.

 

21 нче атна

 

22.

 

 

 

Кирелек нәрсә ул? Аны ничек булдырмаска? Сүз тыңлаучанлык нәрсә ул?

 

22 нче атна

 

 

23.

 

 

 

 

Яман гаәтләр: тәмәке тарту, токсикомания, наркомания, эчкечелек кебек начар гадәтләрнең зарары. Аланы ничек булдырмаска?

 

23 нче атна

 

24.

 

 

 

 

Белемгә омтылучанлык. Көндәлек матбугат һәм китап – журналлар уку. Дәрес әзерләү. Вакытны ничек дөрес оештырырга?

 

24 нче атна

 

25.

 

 

 

Аш – су әдәбе: аш – су, табын әзерләүдә тыйнаклык, миллилек.

 

25 нче атна

 

26.

 

 

 

 

Сакчыллык. Йорт – җир, кием – салымны саклап тоту. Ут-су, газ һәм башка энегия чыганакларыннан сакчыл файдалану. Кеше хезмәтенең кадерен белү.

 

26нче атна

 

27.

 

 

 

Куйган максатның эзлеклелеге. Максатны ничек билгеләргә һәм аңа ичек иреергә?

 

27 нче атна

 

28.

 

 

 

Зәвыклылык ( чын рухи яки матди кыйммәтләрне ясалмалыктан аера белү.)

 

28 нче атна

 

29.

 

 

 

Көчле, нык һәм ихтыяр көченә ия булу нәрсә ул? Аны ничек булдырырга?

 

29 нче атна

 

 

30.

 

 

 

 

Үз – үзеңә хезмәт күрсәтү: тегү – чигү, тормыш – көнкүреш өчен кирәкле әйберләр ясау. Өй, ихата, мәктәпне тәртиптә тоту, бакчаны карап үстерү, кош – корт һәм малтуар асрау.

 

 

30 нче атна

 

31.

 

 

 

Хат һәм котлау язу, эш кәгазьләре, гариза һ.б язу.Көндәлек алып бару.

 

31 нче атна

32-34.

 

Уку елы дәвамында үтелгән материалга нәтиҗә ясау.Үзеңдә булган тискәре сыйфатларны бетерү турында сөйләшү.

 

32 -34 нче атна

Сыйныф  укучылары белән

үткәрү өчен эш төрләре

һәм формалары.

                              I бүлек. Дәрестән  тыш танып

                                         бүлү эшчәнлеге.

 

Эшнең эшчәнлеге.

Кем җаваплы?

Үткәрү срогы.

1.

 

“Без Татарстан илендә яшибез”.

 

кл. җитәк.

сент.

2.

“Бергә-гомергә” (Татарстан халыклары дуслыгы турында).

кл.җитәк.

сент.

3.

“Татар халкының һаләкәте” Хәтер көне.

кл. җитәк. укучылар

15 окт.

4.

 

“Татарстан Республикасы конституциясе”- халыкара нормаларга туры килүче төп законыбыз.

кл. җитәк.

 

ноябрь

5.

 

“Нәрсә?кайда? кайчан? темасына лекторий.

кл. җитәк.

окт.

6.

 

Фән атналыкларында, айлыкларында катнашу.

Фәнчеләр

ел дәвамы

7.

 

“Көзге бал” кичәсенә әзерлек һәм аны үткәрү.

кл. җитәк. укучылар

 

8.

 

“Яңа елга әзерлек һәм аны үткәрүдә катнашу”

кл. җитәк. укучылар

Декаб.

9.

 

“Әниләр бәйрәме”

кл. җитәк. укучылар

Март

10.

 

“Көлке кичәсе”

кл. җитәк. укучылар

1.04

11.

 

Акыл хезмәте, мөстәкыйль эшләргә багышланган семинарлар үткәрү.

 

кл. җитәк.

 

Фән айлыгы

12.

 

Төрле фәннәрдән КВНнар үткәрү.

укучылар Фәнчеләр

ел дәвамы

13.

Спорт ярышларында катнашу.

 

 

 

14.

Төрле темаларга эшлекле уеннар.

 

 

15.

“Авылым тарихы” Әтрәчкә - 1000 ел. Эзләнү эшчәнлеге. Казанга – 1000 ел.

 

 

16.

Кечерәк класс укучыларына шефлык итү.

 

 

17.

Сорауларга җавап бирү күнекмәләрне булдыру өчен практикум

а) Класс икегә бүленеп сораулар бирешәләр.

 

б) Бирелгән сорауларга яисә берничә укучы җавап бирә.

 

 

 

              II бүлек. Җәмгыятькә файдалы эшчәнлек.

 

Эшнең эчтәлеге.

Кем җаваплы

Үткәрү срогы

 

1.

 

Укучылар арасында эш бүленеше.

 

 

 

Кл. җитәк.

 

Сентябрь

 

2.

 

Мәктәп үзидарәсе эшчәнлегендә катнашу.

 

 

Кл. җитәк.

 

Сентябрь даими.

 

3.

 

“Хезмәт десантлары”. Картларга булышу.

 

 

Кл.җитәк.

 

Даими

 

4.

 

Классны, мебельләрне ремонтлау.

 

 

 

Даими.

 

5.

 

Тормышта үз-үзеңне ничек табарга.

 

 

Кл.битәк.

 

 

6.

 

“Сәләт һәм талант” турында сөйләшү.

 

 

Кл.җитәк.

 

 

7.

 

“Киләчәк тормыш турында уйланулар” әңгәмә.

 

 

Кл.җитәк.

 

 

8.

 

“Түгәрәк өстәл янында” сөйләшүләр.

 

 

Кл.җитәк

 

Чиреккә бер.

 III бүлек. Төрле юнәлешләрдә тәрбия бирү.

 

Эшнең эчтәлеге.

Кем җаваплы

Үткәрү срогы.

1.

“Әдәплелек- әхлаклылык нәрсәул?” семинар.

 

Кл. җитәк

 

2.

“Итагатьлелек- әдәплелек билгесе” семинар.

 

 

3.

Теге яки бу ситуациядә укучыларның үз-үзләрен тотышлары семинар.

кл. җитәк. укучылар

 

4.

“Көтелмәгән ситуацияләрдә үз-үзеңне тоту” семинар.

кл. җитәк. укучылар

 

5.

Рольле уеннар.

кл. җитәк. укучылар

Театр айлыгы

6.

“Кызыклы очрашулар клубы” семинарлар үткәрү.

кл. җитәк. укучылар

 

7.

Көндәлек матбугатка күзәтү.

кл. җитәк. укучылар

Системалы

8.

“Без кызыклы яшибезме?”.

кл. җитәк. укучылар

 

9

 

“Кешенең эчке һәм тышкы дөньясы” дискуссия.

кл. җитәк. укучылар

 

10

 

Класс тормышына багышлап газеталар чыгару.

кл. җитәк. укучылар

Ел дәвамында.

11

 

Әниләр турында стенд төзү.

кл. җитәк. укучылар

 

 IV бүлек. Эстетик – сәнгать тәрбиясе

 

Эшнең эчтәлеге.

Кем җаваплы.

Үткәрү срогы.

 

1.

 

Музейга экскурсия. Экспонатлар туплау.

 

 

Кл. җитәк.

 

Уку елы дәвамында.

 

2.   

 

Сәнгатькә багышланган әдәбиятка керүче хәзерге:

а) татар

б) рус

в) башка халыклар язучыларының китапларына күзәтү.

 

 

Кл.җитәк.

 

Уку елы дәвамында

 

3.

 

Җыр, музыка, бию конкурсларында катнашу.

 

Кл.җитәк.

 

Системалы мәктәп планы буенча.

 

4.  

 

Әдәби журналлар чыгару.

 

 

Кл.җитәк

Тел укытучы

 

Даими.

 

5.

 

Тарих, театр, кино, сынлы сәнгать, муузыка һ.б. багышланган рефератлар язу.

 

 

Кл.җитәк

Фәнчеләр.

 

Уку елы дәвамында

 

6.

 

Мәдәният яңалыклары белән танышу.

 

 

Кл.җитәк

 

Даими.

 

7.

 

Халык авыз иҗаты җәүһәрләрен җыю, туплау.

 

 

Кл.җитәк

Фәнчеләр.

 

Системалы.

 

8.

 

Төрле кичәләр.

 

 

Кл.җитәк

 

Мәктәп планы буенча.

 

9.

 

Хит – хроника.

 

Кл.җитәк

 

 

V бүлек. Ирекле аралашу.

 

№ 

Эшнең эчтәлеге.

Кем җаваплы.

Үткәрү срогы.

1.

 

 

Класс бәйрәмләре.

 

 

Кл.җитәк.

 

Уку елы дәвамында

 

2.

 

Укучыларның туган көннәрен үткәрү.

 

 

Кл.җитәк.

Укучылар.

 

Уку елы дәвамында

 

3.

 

Ял кичәләре.

 

 

Кл.җитәк.

Укучылар

 

Уку елы дәвамында

 

4.

 

Концерт, тетрга бару.

 

 

Кл.җитәк.

 

 

5.

 

Сәяхәтләр оештыру.

 

 

Кл.җитәк.

 

Май – июль.

 

6.

 

Төрле ярышлар үткәрү.

 

 

уку елы дәвамында

 

Хостинг от uCoz